Commons:Вики мәхәббәтне ярата 2019/Еш бирелә торган сораулар

From Wikimedia Commons, the free media repository
Jump to navigation Jump to search
This page is a translated version of a page Commons:Wiki Loves Love 2019/FAQ and the translation is 91% complete. Changes to the translation template, respectively the source language can be submitted through Commons:Wiki Loves Love 2019/FAQ and have to be approved by a translation administrator.
Outdated translations are marked like this.

Wiki Loves Love on website Wiki Loves Love on Facebook {{{Threads}}} Wiki Loves Love on Twitter Wiki Loves Love on Instagram Wiki Loves Love on Telegram Wiki Loves Love on YouTube Wiki Loves Love via mailing list


Wiki Loves Love

ويكي تهوى الحب, উইকি লাভস লাভ, Wiki Loves Love, Vikio amas amon, Wiki ama o amor, विकि लव्स लव, Вікі любіць любоў, Вики сөюне ярата, Вікі любить любов, Wiki nife ife, ویکی محبوب محبت, 维基-爱情之念, ویکی دوستدار عشق


Нәрсә ул "Вики мәхәббәтне ярата?"

Вики мәхәббәтне ярата 2019 (ингл. Wiki Loves Love 2019 (WLL)) – кешенең мәдәни төрлелеге ярдәмендә мәхәббәт күренешен теркәүне максат итеп куйган халыкара фотобәйге. Һәйкәлләр һәм тәкәллефләр, мәхәббәт символы итеп кулланыла торган төрле предметлардан башлап, назлы кагуларга кадәр - әйдәгез кешелекнең һәркайда һәм һәрвакыт күрсәткән мәхәббәтне бөтен дөньяга сөйлик.
Бәйге беренче тапкыр 2016 елда Страсбургта Psychoslave тарафыннан Wikipedia 15 вакытында өстәмә проект буларак үткәрелә. Тематик яктан ул кечерәк була һәм пилот проект рәвешендә төбәк дәрәҗәсендә генә үткәрелә.
Бәйге 2019 елның 1 - 28 февралендә үткәрелә.
Проект халыкара дәрәҗәдә үтәчәк. Тик кайбер илләрдә конкрет чаралар (реклама, аралашу һ.б.) төрле җирле филиаллар катнашында барачак.

Йөкләгәннән соң, фоторәсемнәр белән нәрсә булачак?

Википедиядә кулланыла торган барлык рәсемнәр һәм медиа ресурслар Викиҗыентык веб-сайтына кертеләчәк. Бу рәсемнәр, аудио һәм видео, башка медиафайллар саклана торган зур мәгълүматлар базасы. Барлык медиафайллар ирекле лицензия астында чыгарыла, ягъни аларны теләсә кем ирекле рәвештә куллана алачак. Бары тик авторның яки ММЧ атарга һәм алга таба да ирекле рәвештә калдырырга кирәк була (шул ук лицензия астында). Викиҗыентык ирекле лицензиясе турында тулырак монда укыгыз.

Кем моны оештыра?

"Вики мәхәббәтне ярата" Викимедиа җәмгыяте тарафыннан (кулланып булганда) җирле Викимедиа башлыклары яки кулланучылар төркеме ярдәмендә оештырыла. Бәйге Викимедиа Фонды һәм, аерым очракларда, билгеле бер илләрдә җирле хезмәттәшләр тарафыннан финанслана.
WLL2019 координаторлары:

Катнашу өчен нишләргә?

Катнашу бик җиңел һәм күңелле! Сез бәйгедә ике ысул белән катнаша аласыз.

Сез фотобәйгене күбрәк кешегә танытырга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бәйге битләрен үз телегезгә тәрҗемә итәргә кирәк. Ярдәм итү өчен, сылтама буенча күчегез: Commons:Wiki Loves Love 2019/Translations.

Фотосурәтләргә нинди техник таләпләр куела?

Фотографияләргә гомуми техник таләпләр юк. Викиҗыентык мохитенә кергән, аның төп кагыйдәләренә туры килгән, үзегез ясаган барлык фоторәсемнәр бәйгегә кабул ителәчәк. "Вики мәхәббәтне ярата" бәйгесенең төп максаты - Википедиядә кулланып булырлык фотографияләрне күбрәк җыю. Фотоларыгыз сыйфаты сезнең җиңүегездә мөһим урын алып торчак - бары шуны онытмагыз! Викиҗыенҗык өчен сыйфатлы фотосурәтләр ясау буенча киңәшләр алырга теләсәгез, астагы киңәшләргә күз салыгыз:

Фоторәсемнәрне йөкләү өчен, нинди программалар кулланылачак?

Без "Вики мәхәббәтне ярата" өчен махсус гадиләштерелгән Йөкләү җиһазы программасын кулланачакбыз.
Рәсемнәрне башка кораллар ярдәмендә дә йөкләргә мөмкин (мәсәлән, Commonist, тик бу корал өстәмә вики-билгеләр белән эшли белүне таләп итә).
Рәсемнәрне йөкләү өчен, зинһар, бу сылтаманы кулланыгыз: this link

Рәсемнәрне ничек тамгаларга?

Махсус корал ярдәмендә йөкләнгән барлык рәсемнәр аерым төркемгә ураштырылачак: Category:Images from Wiki Loves Love 2019. Әгәр сез махсус йөкләү коралын кулланмасагыз, рәсемне бәйгедә катнаштыру өчен, {{Wiki Loves Love 2019}} калыбын өстәгез.

Махсус чаралар кайда үтәчәк?

Викиҗыентыкны тәкъдим итәргә яки бәйгегә бәйле чаралар үткәрергә тели торган теркәлгән затлар үзләрен монда күрсәтә алалар.
Күбрәк мәгълүмат алырга вә җирле оештыручылар белән элемтәгә керергә теләсәгез, монда басыгыз.

Сезнең белән элемтәгә ничек чыгарга?

Зинһар, хәбәрегезне бәхәс битендә калдырыгыз:Commons:Wiki Loves Love/Help desk.
Безнең каналлар ярдәмендә элемтәгә чыгыгыз:

Казыйлар

Җиңүчеләр

Барлыгы 14 рәсем җиңүче итеп танылачак!

Вак шрифт

"Вики мәхәббәтне ярата" бәйгесе оештыручылары үзләре теләгәнчә кагыйдәләрне үзгәртү хокукына ия, хәтта бәйге башланып киткәч тә. Оештыручылар иганәчеләрнең бүләкләрне тапшыруы өчен һәм конкурска кагылышлы башка соралар буенча үз өсләренә бернинди дә җаваплылык алмый. Бу битләрдәге кагыйдәләр дә, башка әйберләр дә юридик яктан оештыручылар белән мәҗбүри мөнәсәбәтләргә керергә тәкъдим булып тормый. Жюри әгъзалары һәм җирле оештыручылар бернинди дә бүләкләргә дәгъва кыла алмый (әмма алар катнашучылар кебек үк рәсемнәр җибәрә алалар).

Бәйгедә элек катнашкан кайбер рәсемнәр үрнәкләре

Attribution: Commons:Wiki Loves Africa 2016/FAQ