Translations:Commons:Wiki Loves Love 2019/Rules/1/tt

From Wikimedia Commons, the free media repository
Jump to navigation Jump to search

Кагыйдәләр[edit]

  1. 1 нче кагыйдә: Фоторәсемнәрне йөкләүчеләрнең аңа карата автор хокуклары булырга тиеш.
  2. 2 нче кагыйдә: Фоторәсемнәр билгеләнгән вакытта, 1 февральдән 28 февральгә кадәр, тапшырылырга тиеш. Сез теләсә кайчан материалларны, хәтта тарихи фоторәсемнәрне кертергә мөмкин (бу фоторәсемнәргә автор хокукларыгыз булса), әмма алар бәйге вакыты чикләрендә йөкләнергә тиеш.
  3. 3 нче кагыйдә: Барлык язмалар ирекле авторлык лицензиясе белән яки җәмагать милкендә булырга тиеш. Йөкләү җиһазында сайланган лицензия ул Creative Commons Attribution-Share Alike 4.0 International (CC BY-SA 4.0).
  4. 4 нче кагыйдә: Бөтен туры килүче фоторәсемнәр билгеләнергә тиеш. Билгеләү сурәткә {{Wiki Loves Love 2019}} калыбын урнаштыру белән башкарыла. Бу калып бәйгенең баш битендәге зәңгәр төймәсенә басып йөкләнелгән файлга автоматик рәвештә өстәлә.
  5. 5 нче кагыйдә: Санап кителгән категорияләр белән бәйле фоторәсемнәр бәйгедә катнаша ала.
  6. 6 нчы кагыйдә: Катнашучылар белән, бүләк тапшырырга дип, элемтәгә керер өчен, аларның Викиҗыентыкта теркәгән электрон почтасы актив булырга тиеш.